Городская детская библиотека - филиал № 47

«Кыз булу җиңелме?»

47 китапханәдә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Кыз булу җиңелме?" дип исемләнгән оештыру бәйгесе үтте. Бәйрәм тарихы белән таныштырганнан соң, китапханәче уен программасын уздырды. Анда кызлар төрле интелектуаль белемнәрдә һәм практик осталыкларда ярыштылар. Мәсәлән, "Син чәчәкләрне беләсеңме?" конкурсында алар чәчәкләрнең исемнәрен ачыкладылар. "Тылсымлы төргәк" конкурсында капшап карап кухня кулланылышы предметын билгеләргә кирәк иде. Кызларның белемнәре «Әкият героинясын тап» конкурсында тикшерелде. Ә "Күңелле сатып алулар" һәм "Иң тиз йомгак ураучы" хәрәкәтчән уеннары күңелле һәм бәйрәм кәефе атмосферасы тудырды.