Городская детская библиотека - филиал № 47

«Сәламәт булу өчен...”

   Дөньяда сәламәтлектән дә кыйммәтрәк нәрсә юк. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм начар гадәтләр булмау кешегә һәрвакыт яшь һәм күтәренке булырга мөмкинлек бирә. Безнең китапханә ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья  сәламәтлек көненә багышланган чара үткәрде. Анда балалар ничек   сәламәт булырга һәм сәламәтлекне ничек ныгытырга кирәклеген белделәр. Дөрес туклану, көн режимы, шәхси гигиена кагыйдәләре, сәламәтлекне ныгыту өчен саф һавадан файдалану, спорт белән дуслык турында күп мәгълүмат һәм файдалы киңәшләр алдылар. Балалар бик теләп сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, «Файдалы-зарарлы», «Көн режимы», «Спорт төрен күрсәт» дип аталган уеннар һәм конкурсларда катнаштылар.