Городская детская библиотека - филиал № 47

Иң мөһим тел...

 21-февраль "Халыкара туган тел" көне уңаеннан мәктәп балалары    белән дуслык бәйрәме үткәрелде. Балалар иртәсе башында бу көннең каян килеп чыгуы, җир йөзендә ничә тел барлыгы һәм аларның күбесенең юкка чыгу куркынычы турында сөйләп үтелде. Алга таба туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрелде; тел  турында  мәкальләр,  әйтемнәр, табышмаклар әйтелде; татар халкының бик матур милли бәйрәмнәре искә алынды. Укучылар туган  телебезне  зурлап  татар  телендә  шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, курайда уйнадылар, биеделәр.