Городская детская библиотека - филиал № 47

Герой-шагыйрь Муса Җәлил

Бөтен дөньяда билгеле булган бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗаты, вакытлар үтү белән укучыларның кызыксынуын җәлеп итүдән туктамый.

Февраль көннәрендә китапханәчеләр 23 нче, 25 нче, 50 нче балалар бакчасында Муса Җәлил туу көненә багышланган чаралар үткәрделәр. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышын, үсмер елларын, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар тыңладылар. Язучының сугышта катнашып әсирлеккә эләгүе турында белделәр. Балалар шагыйрь-геройның «Минем песием», «Көз килде», «Күке», «Әтәчем», «Бәхет» шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм “Кызыл ромашка” шигыренең инсценировкасын башкардылар. Соңыннан кечкенә дусларыбыз “Чума - үрдәк”, “Түбәтәй” уеннарын уйнадылар, ә китапханәчеләр шагыйрь китапларына бераз күзәтү ясадылар.