« Кар нинди төстә?»
Әдәби сәяхәтнең максаты – Рафис Корбановның балалар язучысы буларак иҗатын өйрәнү, балаларда уйлау сәләтен үстерү, аерым мәгълүматлар бирү, аларга кече яшьтән үк тормыш матурлыгын һәм байлыгын күрсәтү, сау – сәламәт хисләр тәрбияүләү.
Рафис Корбан – соңгы еллар татар балалар әдәбиятында уңышлы иҗат итүче шагыйрь, драматург, җыр текстлары авторы. Иҗатындагы уңыш аның турыдан-туры образлы, гади, шаян тел белән иҗат итүеннән, балалар тормышын аңлый һәм тормыш проблемаларын аларча бирү белүеннән килә. Язучының тагын бер уңышы – ул барыннан да бигрәк баланы шәхес итеп күрә. Шагыйрь – шигъри табышмаклар һәм әкият-пьесалары авторы да.
Әдәби сәяхәт барышында укучылар Рафис Корбанның тормышы, иҗат юлы, шигырьләре, әкият-пьесалары белән танышып уздылар. Сәяхәт ахырында балалар үзләренә ошаган шигырьләрен укып киттеләр, бирелгән сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр. Сәяхәт тәкъдим итү формасында алып барылды.