Городская детская библиотека - филиал № 47

«Шагыйрь күңеле балада»

Шигырь сәгатенең максаты итеп түбәндәгеләр алынды:  балаларга ел юбиляры – Разил Вәлиевның тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү, аның китаплары белән якыннанрак таныштыру, шагыйрь турында белемнәрен арттыру.

  Шигырь сәгате әдәбиятта күп жанрда уңышлы иҗат итүче әдип - Разил Вәлиев турында әңгәмәдән башлана. Әңгәмә барышында балалар өчен язылган шигырьләре укылып китә, аның сузләренә язылган җырлары яңгырый. Алга таба балалар шагырьнең кызыклы шигырьләрен безгә бүләк иттеләр. Шигырь сәгате азагында язучыга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китап сөючеләр үзләренә ошаган китапларны укырга алдылар.