Городская детская библиотека - филиал № 47

«Таяктагы тундырма»

24 гыйнварда "татлы" бәйрәм - Халыкара эскимо көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без дә таяктагы тундырма көненә багышланган  татлы иртә үткәрдек. Эскимоны кем һәм кайчан уйлап тапкан, аның исеме каян килгән, аңа таякны кем уйлап тапкан, ул нәрсәдән ясалган икәнен кечкенә яшьтәге балалар бик кызыксынып тыңладылар. Ахырдан үзләре теләгән эскимоларны картоннан ясадылар һәм аларны бизәделәр.