Городская детская библиотека - филиал № 47

“Табигать хәзинәләре”

Бөтенроссия тыюлыклар һәм илкүләм парклар көне ел саен 11 гыйнварда билгеләп үтелә. Безнең китапханә дә, “Онытма туган телне! Өйрән туган якны!”клубы кысасында, туган ягыбызның табигать һәйкәлләре һәм тыюлыкларына багышланган чара үткәрде. Нәрсә ул тыюлыклар? Алар ни өчен кирәк? Татарстан территориясендә нинди милли парклар бар? Бу сорауларга җавапларны балалар белән бергәләп таптык. Чара ахрында укучылар, безгә борынгыдан калган табигать һәйкәлләрен сакларга, тыюлыкларны якларга, табигатьне  пычратмыйча киләсе буыннарга тапшырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.