Городская детская библиотека - филиал № 47

«Таныш бул – футбол!»

Кече яшьтәге мәктәп балаларының сәламәтлеген ныгыту бүгенге көндә иң мөһим факторларның берсе. Шуна курә без укучылар белән Бөтендөнья футбол көнен билгеләп үтәргә булдык. Чөнки футбол-планетадагы иң популяр уеннарның берсе.

 Укучылар ике командага бүленгәч, сораулар аша футбол турында белемнәрен тикшердек һәм команда белән эшләү кагыйдәләрен ныгыттык. Алга таба командалар төрле ярышларда катнаштылар; җитезлек, тапкырлык, ихтыяр көчеләре белән сынаштылар. Соңыннан уенга йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.