«Тылсымлы сүзләр сере»
Балалар өчен этикет турында сөйләгәндә, без үз-үзеңне яхшы тоту кагыйдәләрен күз алдында тотабыз. «Этикет» төшенчәсен өйрәнү һәм балаларда әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашу күнекмәләрен үстерү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларга этикет сәгате үткәрдек. Балалар бик теләп “ Әйтеп бетер”,"Игътибарлы бул”, "Гамәлеңне бәялә” диеп аталган уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр тыңладылар.