Городская детская библиотека - филиал № 47

«Җирнең гүзәллеге син, Әнкәй!»

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

 Безнең китапханә мәктәп укучылары белән берлектә әниләр өчен бәйрәм иртәсе оештырды. Кичә әниләргә багышланган иң матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар үзләренең булган һөнәрләрен күрсәттеләр, зирәклектә, җитезлектә һәм игътибарлылыкта көч сынаштылар.