Городская детская библиотека - филиал № 47

«Татарстан җире – дуслык иле»

Укучылар мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлек турында мисал тыңладылар һәм үзләре дә чараның темасын билгеләделәр. Дөньяның төрле телләрендә «толерантлык» сүзе ни аңлатуын белгәч, бүгенге кеше тормышында әлеге төшенчәнең мөһимлеге турында үз фикерләрен әйттеләр.  Укучылар мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек турында шигырь тыңладылар, соңыннан үзләре кылган изге гамәлләр турында сөйләделәр. Чара барышында китапханәче балаларга дуслык турында китаплар тәкъдим итте.