Городская детская библиотека - филиал № 47

«Бүген-уенда, иртәгә-юлда»

 Китапханәчеләр квест-уен үткәрделәр. Әлеге чарада 4 сыйныф укучыларыннан торган 3 команда катнашты. Укучылар гомуми тематикага берләштерелгән алты кызыклы этап уздылар, аларның һәркайсында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын һәм юл билгеләрен белүгә биремнәр үтәделәр. Балалар пазлдан картиналар төзеделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, уенчык рульләре белән эстафетада бик теләп катнаштылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтеп, барлык сынауларны да үттеләр. Гомумән алганда, квест-уен күңелле үтте һәм катнашучыларның барысы да  истәлекле бүләкләр алдылар.