Городская детская библиотека - филиал № 47

«Елмаюдан нурлы көн!»

“Мәктәпкәчә белем бирү мәктәбе” кысаларында 47нче китапханә Михаил Спартак улы Пляцковский иҗаты белән танышу сәгате үткәрде. Балалар язучының төп тормыш этаплары белән таныштылар. Күп кенә балалар җырларының аның шигырьләренә язылган булуын белделәр. Кечкенә дуслар “Крошка Енот” мультфильмыннан “Улыбка” дигән искиткеч җыр башкардылар. Китапханәче белән әңгәмә арасында тәнәфесләрдә М. Пляцковскийның “Утырып биибез” җырына физкультминутка ясадылар. Балалар “Карусельные лошадки” китабыннан һәм “С голубого ручейка” әсәрләр җыентыгыннан укыган аның шигырләрен кызыксынып тыңладылар.