Городская детская библиотека - филиал № 47

"Маршак-балалар дусты"

Быел безнең китапханә «C. Я.Маршакның шигърият көне» дигән Халыкара Акциягә кушылды. Без укучылар белән әдәби сәяхәт кылдык.Сәяхәт барышына  авторының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдык. Балалар бик теләп  С.Я.Маршакның "Туп" һәм «Почта» шигырьләрен һәм башка әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Укучылар  табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар. Әдәби сәяхәт С.Я. Маршак әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карау белән тәмамланды.