Городская детская библиотека - филиал № 47

"Сеньор Родари мәктәбе"

2020 елның 23 октябрендә танылган итальян язучысы, тәрҗемәче, танылган «Чиполлино маҗаралары»әкияте авторы Джанни Родариның тууына 100 ел тула. Язучының юбилее алдыннан балалар белән бергә Джанни Родари әкиятләре иленә әдәби сәяхәт ясадык. Балалар язучының биографиясе белән таныштылар, әкияттән өзекләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр.