Погружение
Күпләр соңгы елларда театрның яшь буын өчен никадәр җәлеп итүчәнлеген югалтуы турында сөйли. Театр яңа буын тамашачылар, актерлар һәм режиссерларга мохтаҗ. Без китапханәгә мастер-класс үткәрү өчен театр студиясе остасы Аида Харисованы чакырырга булдык. Шулай ук безгә Юнармия составына керүче балалар да чакырылган иде. Мастер-класс бик җанлы булды, балалар процесска җәлеп ителде.