Городская детская библиотека - филиал № 47

"Кәгазь фантазиясе"

“Иҗат итүчеләр” академиясендә безнең яшь укучыларыбыз кәгазьдән блокнотлар ясарга өйрәнделәр. Аның өчен аларга: төсле кәгазь бите, кайчы һәм төсле гель ручкалары һәм фломастерлар кирәк булды. Башта балаларга кәгазьнең нәрсәдән ясалуы турында сөйләп узылды һәм блокнотның нигә кирәк икәне аңлатылды. Шуннан соң аларга кечкенә блокнот ясарга тәкъдим ителде.