Городская детская библиотека - филиал № 47

"Алсу алма- балаларга бик тансык"

Күңелле уеннар сәгате башланыр алдыннан скверда йөрүче балаларны чакырдык һәм шул рәвешле балаларны җыйдык. Алар безнең уеннарда бик теләп катнаштылар. Балалар белән «Малечина-калечина», «Аҗаган», «Алма белән бию» һ. б. уеннар уйналды. Шулай ук, табышмакларга җавап бирделәр, сынауларны уңышлы үттеләр. Чара ахырында алмагачлар һәм алмагачлар искә алына торган китаплар белән таныштылар.