Городская детская библиотека - филиал № 47

«Хайваннар дөньясында кунакта»

Бөтендөнья хайваннарны яклау көне ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә. Кеше һәм аның эшчәнлегенең хайваннарга зур зыян салуы һәм хәтта аларның бөтенләй юкка чыгуына китерүе сер түгел.

 “Онытма туган телне! Өйрән туган якны!”клубы кысасында “Хайваннар дөньясында кунакта» диеп аталган Эко-сәгать  үткәрде. Чараның максаты – балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, аларны әйләнә-тирә мохиткә һәм анда яшәүчеләргә карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү. Чара барышында балалар Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт ясадылар. Аның ни өчен шулай аталуын, ник булдырылуын һәм ни өчен кайбер хайваннарның аңа кертелүен белделәр.Чара ахрында укучылар үзләренең яраткан хайваннарын пластилиннан ясадылар. Барлык балаларның да хайваннарның дусты булуына һәм һәрчак шулай булып каласына ышанасы килә.