Городская детская библиотека - филиал № 47

«Безгә тынычлык кирәк!»

 Балаларга бүгенге тыныч тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның бәясен төшенергә ярдәм итү; Ватанны ярату хисләре тәрбияләү максатыннан мәктәп балалары белән тынычлык дәресе үткәрелде. Дәрес барышында “Тынычлык” сүзенең ниләр аңлатканы, бүгенге тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның никадәрле кадерле икәне турында сөйләшелде. Ахырдан балалар тынычлык символы - күгәрченнәр шаблонын җир шары макетына теркәделәр.