Городская детская библиотека - филиал № 47

“Яңа китап - яңа дус”

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Безнең китапханәгә яңа кайткан, “Ел китабы”исемлегенә кергән китаплар белән  таныштыру сәгате үткәрелде. Күзәтү барышында берничә китаптан кызыклы ши­гырь­ләр, серле табышмаклар, әкиятләр, хикәяләрдән өзекләр кычкырып укылды.  Төсле рәсемнәре белән үзләренә җәлеп итеп торган яңа китапларны  балалар бик  теләп карадылар  һәм укыдылар.