Городская детская библиотека - филиал № 47

“Яңа китап - яңа дус”

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора.

  Безнең китапханә беренче сыйныф укучыларын кабул итте. Балаларга  китапханә  буенча  кызыклы  экскурсия  үткәрелде, мавыктыргыч  китап  һәм  журналлар  белән  таныштырып  кителде,  балалар  белән китапларны  саклау  турында  әңгәмә  уздырылды. Алга таба яңа кайткан китаплар белән  таныштыру сәгате үткәрелде. Күзәтү барышында берничә китаптан кызыклы ши­гырь­ләр, серле табышмаклар, әкиятләр, хикәяләрдән өзекләр кычкырып укылды.