Городская детская библиотека - филиал № 47

«Могҗизалар тулы табигать»

3 март- Бөтендөнья кыргый табигать көне.  Бу бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган бәйрәм. Безнең китапханә дә бу экологик бәйрәмне кечкенә балалар белән  үткәрде. Кечкенә дусларыбызга бу бәйрәмнең ни өчен оештырылганын, аның барлыкка килү тарихын сөйләп үтелде. Балалар бик теләп хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмак-сорауларга җавап бирделәр, “табигый рекордлар” турында тыңладылар. «Кыргый табигать тавышлары”, "Символлар", «Кем кайда яши?” диеп аталган викторина һәм уеннарда катнаштылар. Чара ахырында балаларга"Бөтендөнья кыргый табигать көне”бәйрәменең эмблемасы бүләк ителде.