«Китапчык - серле янчык»
Теманың максаты итеп: балаларның тирә-юньгә карашын тирәнәйтү, китаптан куллану кагыйдәләрен ныгыту; китапларны дәваларга өйрәтү; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
25 нче балалар бакчасының 5 нче төркеме белән берлектә клуб рамкасында китаплар иленә сәяхәт ясадык. Сәяхәт уен формасында барды. Оча торган келәмгә утырып, балалар китаплар патшалыгы картасы ядәмендә, китаплар иленә очтылар. Юлда төрле тукталышларга: (“Кәгазьләр”, “Төсләр”, “Китаплар” хастаханәсе,“Китапханә”) туктап уздылар. Һәрбер тукталышта балалар белән әңгәмә уздырылды, китапларга багышланган әкият-шигырьләр укылды, рәсемнәр каралды, табышмакларга һәм китаптан укылган өзекләргә җаваплар бирелде. Әңгәмә ике телдә алып барылды.