Городская детская библиотека - филиал № 47

«Татарстан – туган ягым» ТАССР төзелүенә 100 - ел

Без Татарстан җирендә яшибез. Татарстан-ул безнең Туган илебез, торган җиребез, туган йортыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Республикабыз оешуга бер гасыр тулуга багышланган датага карата мәктәп укучылары белән туган якка багышланган чара уздырылды. Чара барышында Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең барлыкка килү тарихы, аның символлары, биредә яшәүче халыкларның күпмилләтле булуы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, борынгы мәдәният һәйкәлләре, республиканың казанышлары һәм үз хезмәтләре  белән  безнең  төбәкне  данлаучы кешеләр  турында  сөйләп  узылды. Алга таба укучылар Татарстан гимнын тыңлап уздылар.  Бу гимнда горурлык, туган илгә, туган телгә мәхәббәт хисләре чагылганын, үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятыбызне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәклеген белделәр.