Городская детская библиотека - филиал № 47

«Үткәннәргә сәяхәт»

Музейларда бөтен бер халыкның тарихы, әдәбияты, сәнгате. Музей–ул хәтер хәзинәсе. Безнең китапханәдә балаларда халкыбызның хәзинәләренә кызыксыну уяту, аларга карата сакчыллык-пөхтәлек тәрбияләү, матурлыкны күрергә өйрәтү максатыннан кечкенә яшьтәге балаларга тарих сәгате уткәрелде. Чара башында“музей” төшенчәсенең мәгънәсе аңлатып узылды, дөньядагы иң беренче һәм иң зур музейлар турында мәгълүмат бирелде. Балалар бик кызыксынып гадәти булмаган музейлар турында видеоролик карап уздылар. Тарих сәгате ахрында балалар китапханәдә булган  кечкенә генә милли музей почмагы белән танышып уздылар. Анда халкыбызның борынгы көн-күреш әйберләрен: бала арбасы, керосин лампасы, түбәтәй,самавыр,кулдан сугылган,чигелгән сөлге-кашагалар, милли бизәкләребездән торган альбомнар,стендлар һәм башка бик күп әйберләрне карадылар,туган илебезнең тарихи үткәне ,гореф-гадәтләре белән таныштылар.