Городская детская библиотека - филиал № 47

«Һәрвакыт яңа яңалыклар»

Россиядә 1703 елның 13 гыйнварында Петр I фәрманы белән "Ведомости" газетасының беренче номеры дөнья күрә. Ә Россия матбугаты көненә һөнәри бәйрәм буларак, РСФСР Югары Советының 1991 елның 13 гыйнварында чыккан указы буенча нигез салына.  Матбугат көне-ул кәгазь мәгълүмат таратучылар бәйрәме, вакытлы матбугатны булдыру белән бәйле барлык кешеләрнең бәйрәме. Шул уңайдан «Онытма туган телне! Өйрән туган якны!” клубы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән Матбугат көненә багышланган таныштыру сәгате үткәрелде. Чара барышында әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Россиядә һәм дөньяда матбугат үсеше белән таныштырылды. Укучыларга газета-журналларны укуның мөһимлеге һәм кирәклеге турында сөйләп узылды, аларга күзәтү үткәрелде. Чара ахрында балалар: Иң беренче булып чыга башлаган газета исемен, газетаның кем фәрманы белән чыкканын һ.б хәрефләрдән җыйдылар һәм үз газеталарын кулдан ясадылар.