Городская детская библиотека - филиал № 47

«Чәегез тәмле булсын!»

Ел саен 15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - файдалы үзлеккә ия эчемлек, сусаганны баса, кәефне күтәрә.  Без дә кечкенә дусларыбызны чәй бәйрәменә чакырдык. Иң элек чәйнең килеп чыгу тарихы һәм аның ничек илләр буйлап таралуы турында сөйләп узылды. Алга таба балалар чәй үсемлеге турында, аның безнең өстәлгә нинди юллар узып килгәнен һәм төрләре турында белделәр. Шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар тыңладылар. Чәй бәйрәме уеннар белән катыш алып барылды. Чара барышында “Тәртип урнаштыр”,”Чәйне нәрсә белән эчәбез?”, “Күңелле пешекчеләр”,”Чәй җыю”, “Өстәл әзерлибез”, “Әйдәгез исәнләшик” диеп аталган уеннар уйналды. Бәйрәм  чәй турында сорауларга җавап бирү һәм шул темага туры килгән китаплар карау белән тәмамланды.