Городская детская библиотека - филиал № 47

«Сабантуй» журналына – 95 яшь»

«Онытма туган телне! Өйрән туган якны!” клубы кысаларында, башлангыч сыйныф укучыларына «Сабантуй» журналына – 95 яшь тулу уңаеннан, таныштыру сәгате үткәрелде. Чара “Сабантуй” журналын тәгъдим итү белән башланып китте, алга таба укучыларны журналның тарихы, төрле елларда бастырылган шагыйрьләр һәм язучылар турында мәгълүмат бирелде. Укучылар "Канатлы ат", "Хат язабыз", "Иман", “Татармен маҗаралары”сәхифәләре белән танышып уздылар. Журналда бастырылган балалар өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәресләре, әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган темаларга аеруча тукталып уздылды. Соңыннан  журналлардан сайлап алып әкият-шигырьләр укылды, рәсемнәр каралды.