Городская детская библиотека - филиал № 47

«Шик саласың кара мәче»

17 нче ноябрь– кара мәчеләрне яклау көне.

 Кара мәчеләр гомер буе бәхетсезлек, кайгы-хәсрәт, күңелсез вакыйгаларны символлаштырган. Кара мәчеләрнең бернинди куркынычы да юк, киресенчә алар көчле энергетикалы, сакчы хайван булып саналганнарын 1 нче сыйныф укучыларына уздырылган чарада сөйләп үтелде.  Презентация аша балалар Бөтендөнья кара мәчеләрне яклау көне барлыгын, аның тарихын, кайсы илләрдә кара мәче нәрсә белдергәнен, алар турында кызыклы фактлар тыңлап уздылар. Укучыларга кара мәчеләрне дә яратырга һәм иркәләргә, якларга кирәклеге анлатылды. Соңыннан балалар үзләре ясап килгән мәчеләр рәсемнәре буенча яраткан песиләре турында сөйләделәр һәм китаплар карадылар.