“Игелекле гомер”
Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт буләгенә ия булган Гариф Ахуновка 90 ел туу уңаеннан абонементта әдәби киштә урын алды.
Киштәнең максаты: Г.Ахуновның биографиясе турында мәгълүмат бирдек; китапханәбездә булган китаплары белән таныштырдык. Гариф Ахунов үз гомерендә 5 роман, 18 повесть, 1400ләп тәнкыйть мәкаләсе язып, 55 китап чыгарган. Цитата итеп
язучының түбәндәге сүзләре, җыры алынды :
“Якты көн, сабырлык бир миңа
Гомерәмә җитәрлек –
Шатлыгымнан шашынмыслык,
Кайгымны юк итәрлек!
Кайгымны юк итәрлек!”.
Киштәдән алып, китап сөючеләр язучының әсәрләрен, романнарын укыдылар,фотосурәтләре белән таныштылар.