Городская детская библиотека - филиал № 47

«Почтальон Печкинда кунакта»

Безнең балалар китапханәсендә, “Белем китаптан башлана” клубы кысасында, 28 нче балалар бакчасының 5 төркеме белән, Бөтендөнья почта көненә багышланган балалар иртәсе узды. Иң беренче итеп балаларга күренекле почтальон Печкин турындагы мультфильмыннан өзек күрсәтелде. Алга таба кечкенә дусларыбызга почта һәм хатларның килеп чыгу тарихын; почта хезмәте ни өчен кирәк булуын һәм ул тагы нинди хезмәтләр күрсәткәнен сөйләп узылды. Элегерәк хатларны кулга ияләндергән күгәрченнәр, йөгерешчеләр, атка атланып җайдаклар ташыганнарын балалар бик зур кызыксыну белән тыңладылар, “Почта ничек эшли” диеп аталган ролик карап уздылар.