Городская детская библиотека - филиал № 47

«Укучының мәдәни көндәлеге»

2019 елда Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» дип аталган мәдәни-белем бирү проекты тормышка ашырылуын дәвам итә. Без беренче сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресе үткәрдек. Дәрес барышында укучыларга аңлаешлы формада Татарстанның мәдәният байлыгы турында сөйләп узылды һәм мәдәни көндәлекнең төп бүлекләре белән таныштырылды. «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» конкурсы шартларын, балаларга аны ничек тутырырга кирәклеге өйрәтелде. Шулай ук төп мәдәният һәм архитектура һәйкәлләренең иллюстрацияләре белән презентация күрсәтелде. Укучылар бик теләп тыңладылар һәм Татарстанның тарихи урыннарын истә калдырдылар.