Городская детская библиотека - филиал № 47

"Гөмбәләр патшалыгында"

Чарада катнашучы балалар урманга читтән торып сәяхәт кылдылар. Алар гөмбәләрнең ничек үрчүен, агачлар белән ничек дус булуларын, урман тормышында нинди роль уйнауларын белделәр. Балалар табигать дөньясындагы өченче патшалык -  гөмбәләр тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Шулай ук балалар агулы гөмбәләрне һәм ашарга яраклыларын бутарга ярамаганын белделәр. Соңыннан кечкенә дусларыбыз белән «Хәстәрле керпе», «Тиенгә гөмбә җыярга ярдәм ит», «Җырлы алан» кебек күңелле уеннар уйнадык.