Городская детская библиотека - филиал № 47

«Филләр кайда яши?» «Где живут слоны?»

22 сентябрьдә күп кенә илләрдәге экологик бәйрәмнәрнең берсе-Бөтендөнья филләр яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне агарту акцияләре, флешмоблар, күргәзмәләр һәм конференцияләр үткәрелә. Кешеләргә филләр, аларның табигатьтәге һәм ирексездәге тормышы, әлеге мәһабәт хайваннарны саклау проблемалары турында сөйлиләр.

 Балаларны җирдәге иң зур хайваннар – филләр белән якыннанрак таныштыру максатыннан, 50 нче балалар бакчасында таныштыру сәгате үткәрелде. Танышу барышында нәни дусларыбызга, яшь үзенчәлекләренә туры килерлек итеп филләр турында сөйләп узылды. Балалар зур кызыксыну белән филләрнең кайда яшәүләрен, нәрсә белән туклануларын, дөньяда ничә төрләре булуын тыңладылар. Шулай ук кечкенә укучыларыбызны  китап геройлары-филләр булган китаплар  белән таныштырып узылды.