Городская детская библиотека - филиал № 47

" Юлларда имин йөрик »

Лемаев скверында 3 һәм 9 нчы мәктәп укучылары белән " Юлларда имин йөрик » диеп аталган кисәтү дәресе үткәрелде. Балалар светофорның барлыкка килү тарихын белделәр, дөньяда беренче светофорларның фотоларын карадылар. Юл йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тыңлап уздылар. Уеннарда һәм викториналарда катнаштылар. Укучыларга самокатларда каршылыклар аша йөрү буенча ярыш бик тә ошады. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре буенча методик материаллар белән таныштылар.