Городская детская библиотека - филиал № 47

“ Яңа китап-яңа дус” Ел китабы 2018

 Беренче сыйныф укучылары белән, китапханәгә  яңа кайткан, “Ел китабы”исемлегенә кергән китаплар белән  таныштыру сәгате үткәрелде. Шул китаплар турында кыскача мәгълүмәт бирелде. Укучылар Фирүзә Җамалетдинованың «Тешле карандаш» китабында үрдәк белән чебинең нәрсә турында сөйләшкәнен, бер баланың усал әтәч белән ничек дуслашуын; Гәрәй Рәхимнең «Иске Самавыр торбасы» хикәясендә авыл өстендә нәрсә очып йөргәнен бик кызыксынып тыңладылар.  

  Шулай ук  таныштыру барышында И.Миңнуллинның “Балыкчы үрдәк”, Р.Сәлахиевның “Мин болай тырыш малай”, М. Сафинаның “Болыт кызы” китапларыннан да кызыклы ши­гырь­ләр, хикәяләрдән өзекләр укылып узылды.