Городская детская библиотека - филиал № 47

Игелеклек авто-стопы

Акция китапханә янындагы эчке юлның машиналар йөрү өлешендә үткәрелде. Без кызыл шарлар бәйләмнәре белән үтеп баручы автомобильләрне туктаттык. Барлык шоферлар да кызыксыну белән тукталдылар һәм елмаю белән шарлар, шулай ук яхшылык логотибы булган беләзекләр кабул иттеләр. Без машина йөртүчеләрне күбрәк игелекле эшләр башкарырга чакырдык һәм янәшәдәге китапханә булуын искә төшердек. Акция вакытында алар башына тагын да күбрәк изге гамәлләр кылу турындагы уй килде, дип ышанабыз. Акция уңышлы узды.