Городская детская библиотека - филиал № 47

"Аклы-каралы такта - ул шахмат, дуслар»

Шахматны планетабызның барлык почмакларында да яраталар һәм беләләр. Шахмат уенының нәкъ менә балалар өчен файдасы бәхәссез. Балаларда бу уенга кызыксыну уяту максатыннан Лемаев скверында без ак һәм кара шакмаклар буенча турнир уздырдык. Балалар шахмат һәм шашка уйнадылар  һәм ярыш рухын тойдылар. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә зур кызыксыну белән бу атмосферага чумдылар. Ярыш бик күңелле, файдалы булды. Ә әле булдыра алмаган, яки бу гаҗәеп уенны яхшы өйрәнергә теләгән балаларны шашка һәм шахмат турындагы китаплар белән таныштырдык.