Городская детская библиотека - филиал № 47

Күңелле сәламәтлек сәгате

16 мәктәп яны лагеры белән сәламәтлек турында кызыклы чара   үткәрелде. Аның башында без балаларга сәламәт һәм җитез булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләдек. Аннары барысы да яшьлектән сәламәтлекне саклау турында ант бирделәр! Шулай ук табышмакларга җавап бирделәр. Алга таба да «Үрмәкүч»,«Өнсез куян” “өченче артык»,«Олимпиада» һ. б. уеннар уйнадылар. Соңыннан без балаларга китаплардан вакытны бушка үткәрмәс өчен бик күп идеяләр алырга мөмкин булуы турында сөйләдек. Барлык уеннар да китапларда табылды. Балаларны китапханәгә чакырдык. Һәм, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәт итәргә кирәклеген искәрттек.