Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Гариф Ахуновның 90-еллыгына күргәзмә

2015 елның 18 сентябрендә Татарстанның халык язучысына, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булган Гариф Ахуновка 90 яшь тулыр иде. Язучының юбилеена безнең китапханәдә китап күргәзмәсе куелган.

hәр чорның, hәр вакытның үз талантлы язучысы бар, бөтен җаны белән халыкның йөрәк тибешен сизгән, туган тел стихиясенә ия булган. Гариф Ахунов шундый язучы ул. Аның иҗаты төгәл итеп бүгенге көнне, татар халкының тормышын күрсәтә.

Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (Гариф Ахунов) – РСФСР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, күренекле дәүләт hәм җәмгыять эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты.