Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Китапханә – кешеләр, еллар, гомер"

Шәңгәлче китапханәсенә 65 ел тулу уңаеннан "Китапханә – кешеләр, еллар, гомер" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Китапханә тарихын сөйләгәндә авылдашыбыз Г.Исламовның авыл тарихы турында язган “Шәңгәлче – үткәне һәм бүгенгесе” дигән китабын файдаландык. Тантанага авылыбыз китапханәсендә озак еллар халыкка хезмәт күрсәткән китапханәчеләребез дә чакырулы иде. Һәрберсенә сүз бирелде. Беренче Галиева Миннегаян апа чыгыш ясады, аннан соң Гарифуллина Зәйнәп апа, Ахунова Рәйхана апа хатирәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук күп еллар китапханә мөдире булып эшләгән Яруллина Фәридә дә чыгыш ясады. Китапханәнең бүгенге эше белән презентация аша таныштылар. Шәңгәлче мәктәбе балалары шигырьләр һәм җыр белән чыгыш ясадылар. Китап сөючеләрне, куп укучыларны да котлап үттек. Кичәдә китапханәчеләрне котлап “Үзәкләшкән китапханәләр системасы” җитәкчесе Арсланова Гөлназ Рәмзил кызы чыгыш ясады, барысына да чәчәкләр бәйләме бүләк итте. Китапханәгә китаплар бүләк итте. Ташлык авылыннан Айдар Хамзин да кичәнең чакырулы кунагы булды. Ул шәхси архивыннан беренче китапханәләрнең фотосүрәтләрен бүләк итте. 

Шулай ук "Китапханә - кешеләр, еллар, гомер" дигән күргәзмә дә эшләде.