Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

" Тукайның балачак эзләре"

" Тукайның балачак эзләре" бу экскурсия авыл китапханәсендә урнашкан авыл тарихы музеенда оештырылды.2006 елда Казан, Татарстан китап нәшриятында " Габдулла Тукай 1886- 1913" исемле китап басылып чыккан иде. Бу китапта шагыйрнең балачактан алып соңгы көннәренә кадәр булган тормышы чагылган.Кырлайдагы Тукай музееның фотолары да урын алган. Безнең музейдагы экспонатлар да , әйтерсең, Тукай чорын чагылдыра икән бит. Бу чагыштыру балаларга шулхәтле кызыклы булды, алар "  Тукай да шушы музейда безнең белән кебек тоела" диделәр.