Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

" Без Тукайлы халык!"

" Без- Тукайлы халык!" бу чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан үткәрелде.Чараны башлангыч сыйныф укучылары өчен авыл китапханәсе җитәкчесе белән берлектә мәктәп китапханәчесе оештырдык.Бу китапханә дәресе Габдулла Тукайның " Шүрәле" әсәренә багышланды.Балалар " Шүрәле" китабының төрле елларда басылган басмалары белән таныштылар. 15 телгә тәрҗемә ителгән бу әсәр бик күп кенә рәссамнарны, көй язучыларны иҗатка этәргән.Бу әсәр буенча татар телендә мультфильм дә эшләнгән. Соңыннан балалар өчен шул мультфильм күрсәтелде.

 Мәктәптә быел бик зур ремонт эшләре бара, шунлыктан төрле чаралар үткәрер өчен монда байтак кына кыенлыклар туа.Тик шулай да балаларны шагыйребез иҗаты белән таныштыруның төрле формаларын уйлап табарга тырышабыз.