Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

“Күңелләр гөлләргә күмелсен”

Китапханәдә “Әдәбият корабы” проекты кысаларында Габдулла Тукай исемендәге шәһәр үзәк китапханә белән берлектә “Күңелләр гөлләргә күмелсен” дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде. Бу кичәдә “Кама Таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары чыгыш ясадылар. Очрашуга җирле язучылардан Ралия Кәримова, Нәфисә Баязитова, Инсаф Кашапов һәм Гөләндәм Галиева чакырулы иде.

Шагыйрәләр үз чыгышларында туган җир, туган тел, табигать, ата-ана хакы, гаилә, мәхәббәт, мәктәп, сугыш афәте кебек темаларны күтәрделәр. Шулай ук кичәдә Шәңгәлче мәктәбе укучылары шигырьләр сөйләделәр, “Сандугач” ансамбле кызлары җыр җырладылар.

Язучылар китапханәгә төрле елларда иҗат ителгән китапларын, “Мәйдан” журналы басмаларын бүләк иттеләр. Кичә авыл халкына бик ошады.