Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

“Зыялы Шиһабеддин Мәрҗәни”

Китапханәдә Ш.Мәрҗәниның 200 ел тууына “Зыялы Шиһабеддин Мәрҗәни” дигән әдәби кичә, тарих сәгате үткәрелде. Бу кичәгә тарихчы Ильфат Нәҗметдинов чакырылды. Ул Шиһаб хазрәтнең биографиясе һәм аның иҗаты белән генә түгел, ә шулай ук ул вакыттагы тормыш, уку йортлары, Казан тарихы белән таныштырды.