Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

“Йолдыздар атылганда”

Мәктәптә балалар өчен “Йолдызлар атылганда” дигән музыкаль-әдәби кичә, конкурс үткәрелде. Балаларга (1-9 сыйныфларга) алдан бирелгән иде задание Г.Тукайның берәр әсәрен сәхнәләштерү, шигырьләрен яттан сөйләргә. Шулай ук язучының әсәрләре буенча рәсем конкурсы игълан ителде. Беренче булып балалар Г.Тукайның биографиясен сөйләделәр. Аннан соң һәр бер сыйныфтан әзерләнгән спектакль карадык, шигырьләр тыңладык, шулай ук Татарстан гимны булган “И туган тел..” дигән җырны җырладык. Балаларга бик охшады. Жюри иң осталарын сайлап алды.