Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Авылым кичләре!

" Авылым кичләре" исемендәге музыкаль кичә Халыклар дуслыгы йортында " Халкым йолалары" милли чаралар кысаларында үтте.Ул авыл Мәдәният йорты белән берлектә үткәрелде.Мин " Гөл тама кулларыннан!"  дип исемләнгән- Ахунова Рәйхана апа һәм аналы- кызлы Шәрифуллина Гөлгенә һәм Сөнгөлләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырдым,шулай ук " Умырзая" фольклор группасы белән " Орчык өмәсе" күренешен күрсәттек. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бик эчтәлекле концерт оештырылды. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.