Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Үткәннәр сагындыра...

" Үткәннәр сагындыра" кичәсе авыл Мәдәният йортында Халыкара-хатын кызлар көне уңаеннан үткәрелде. Бу кичә авылыбызның талантлы хатын-кызларына багышланды , авыл тормышы, аның үткәне, бүгенгесен, халкымның гореф- гадәтләрен чагылдырды.Кичәдә инде онтылып баручы татар халык көйләре белән беррәттән, бүгенге көн җырлары да яңгырады.Мин үзем әле быел гына оешкан " Умырзая" фольклор группасы составында чыгыш ясадым. Без "Орчык бәйрәме" күренешен күрсәттек.